Киләсең дә, елмаясың
Бер шаярткан буласың
Мин чынлап сөйли башласам
Сүзне читкә борасың
Әйт инде, әйт шул сүзеңне
Кем генә соң уйларыңда?
Әйт инде, әйт, кемне сагнып
Җырлыйсың җырларыңда
Шулкадәр булырсың икән
Ялындырган буласың
Туры җавап бирмәс өчен
Озак дәшми торасың
(Эйт инде шул сузенне)
(Еппэр брат)
Әйт инде, әйт шул сүзеңне
Кем генә соң уйларыңда?
Әйт инде, әйт, кемне сагнып
Җырлыйсың җырларыңда
Сиңа кирәк булган чакта
Мин дә шулай итәрмен
Сабыр савытларым тулгач
Борылып читкә китәрмен
Әйт инде, әйт шул сүзеңне
Кем генә соң уйларыңда?
Әйт инде, әйт, кемне сагнып
Җырлыйсың җырларыңда
Әйт инде, әйт шул сүзеңне
Кем генә соң уйларыңда?
Әйт инде, әйт, кемне сагнып
Җырлыйсың җырларыңда